Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчлеләрне “челтәрдә” очраштыра, күрештерә

Кирлегәчтә яшәүче Әлфия апа Галимова бернинди курсларга да йөрмичә, үзлектән компьютерны өйрәнеп, белеп бетергән, хәзер, кем әйтмешли, синнән дә, миннән дә яхшырак белә, “ВКонтакте”ны аркылы-буйга гизә. Автор - Розалия Мостафина

Социаль челтәрләр турында сөйләгәндә, “лайк”, “поделиться”, “комментарий” дигән сүзләр белән әйтеп сөйләве белән дә мине “егып салды”.
-    Компьютерны өйрәнү буенча яшьләрдән калышырга тиеш мәллә без, - ди ул. – Бер өйрәнсәң, бик җайлы. Заманасы шуны таләп итә бит хәзер, Интернеттан башка булмый. Компьютерым бар, әкрен генә шунда эшлим, - дип сөйли Әлфия апа.
Компьютерны өйрәнү, белүдә аңа оныклары ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, Әлфия апа бәхетле әби, алты оныгы, бер оныкчыгына куанып яши. “Оныклар бик әйбәт өйрәтте, ахрысы, тиз үзләштердем. Текст та җыям. Шулай да ялгыш берәр кнопкага баскан чаклар булгалый, аптырап тормыйм, оныкларга әйтәм, алардан сорыйм да аннан җайланып китә”, ди ул.
Картина яисә рәсемгә шигырьләр куеп язарга да өйрәнгән. Шигырьнең үзен генә “элеп” куйганчы, болай картина эчендә язулары белән  матур, үзенчәлекле килеп чыга. Әлфия апа шулай социаль челтәрдә эшли.  Хәзер “ВКонтакте” социаль челтәрендә үз “бите” (страничка дип йөртәбез) бар. Моннан тыш “Кирлегәчем - гомер бишегем” дигән төркемне дә алып бара. 
-    Шушы төркемне оештыруым да, авылдашларны табып, кертеп, алар белән аралашу өчен эшләнелгән гамәл ул, ниятем изгеләрдән, - ди ул. – Ул төркемгә элек төшкән фотолар куям, бәлки танышлары бардыр дим. Карасыннар, искә төшерсеннәр. Шулай ук безнең авылдагы шигырь язучыларның шигырьләрен картиналар белән ясап куям. Нурания Хисамиева, Нәфис Гиниятуллинның шигырьләрен шулай эшләгән идем. Аннан шулай эшләгән шигырьләрне Контакттагы башка төркемнәргә дә җибәрәм. Алар да үз страничкаларына куялар, - дип сөйли ул.
Әлфия апа үзе дә шигырьләр язу белән мавыга. Ул аларны киң җәмәгатьчелеккә чыгармый дисәк тә, әлеге дә баягы шул “ВК” битенә куйганнан соң башкалар да белеп алган һәм алар да үз битләренә алып куйганнар. Шулай бер төркемнән икенчесенә йөри-йөри, аның шигырьләренә җырлар  иҗат ителгән. Хәзерге вакытта дүрт җыры бар икән, туган авыл, әни, кар, узган гомер турында. 

Кыскартылып бирелде, тулы вариантын "Заман сулышы" газетының 12 октябрь саныннан укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев