Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Корбан чалырга уйласагыз...

Мөселман халкы өчен изге бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Корбан чалу нияте булган мөселман кардәшләребез сарык, сыер һәм башка терлек сатып ала башлый. Тик сак булыгыз, дип кисәтә Лениногорск ветеринария берләшмәсе. Россиянең көньяк регионнарында ящура һәм бруцеллез авыруына бәйле хәл килеп туу һәм башка өлкәләрдә кеше, хайваннар өчен куркыныч...

Мөселман халкы өчен изге бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаете якынлаша. Корбан чалу нияте булган мөселман кардәшләребез сарык, сыер һәм башка терлек сатып ала башлый. Тик сак булыгыз, дип кисәтә Лениногорск ветеринария берләшмәсе.


Россиянең көньяк регионнарында ящура һәм бруцеллез авыруына бәйле хәл килеп туу һәм башка өлкәләрдә кеше, хайваннар өчен куркыныч йогышлы авырулар киң таралу сәбәпле, корбан терлеген читтән сатып алганда ветеринария хезмәтенә хәбәр итү мөһим. Лениногорск районына терлекне ветеринар табиб белән килешенгәннән соң гына кертү рөхсәт ителә. Ветеринария хезмәтенең телефоны: 2-70-04. Республика территориясенә читтән кертелгәндә, республика Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсенең рөхсәте һәм ветеринар-озату документлары - читкә чыгару рөхсәт ителгән Ф№1 ветеринар таныклыгы булуы шарт.
Шулай ук, корбан чалыр алдыннан һәм чалгач шул урынны ветеринар белгеч карап, тикшерү таләбе бар. Корбан ителгән терлекнең тиресе, башы, аягы, ашказаны-эчәге юк ителергә тиеш.
Чалу урынында терлекнең түшкәсен элеп кую урыны, салкын һәм кайнар су, калдыкларын җыю өчен контейнер һәм капчык булуы шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан

2
X