Казан-Оренбург трассасының 299нчы километрында, Бөгелмә районында бүген юл һәлакәте килеп чыккан.
Бу турыда республика буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте "Татар-информ" агентлыгына хәбәр иткән.
Бензовоз йөртүче тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, каршы полосага килеп чыккан һәм «Черри», «Рено» һәм «Гранта» автомобильләре белән бәрелешкән.
"Черри" һөртүчесе шунда ук үлгән, дүрт кеше хастаханәгә озатылган.
Туларак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/28/631549/
Фото:https://pixabay.com/ru/
Нет комментариев