Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада лениногорскилылар да катнашты.
Анда “Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды.
Искә төшерсәк, фестивальнең зональ туры 7 районда, шул исәптән Лениногорскида да үтте.
Фестивальнең гала-концертында 31 муниципаль районнан 1 мең ярым артист катнашты.
Алар төрле районнарның милли мәдәниятен тәкъдим итте. Лениногорск районыннан мордва ансамбле “Эрзянка” һәм «Вишка лейне» балалар коллективы фестивальдә чыгыш ясады һәм лауреат булып танылды.
фотолар: Мәдәният идарәсе


Нет комментариев