Лениногорск артистлары Әлмәттә һәм Түбән Камада «Мәдәни мохит»тә чыгыш ясады (+фотолар)
Җырлары белән сөендерделәр.
Билгеле булганча, “Татнефть” нең җәй айларында нефть төбәге районнарында “Мәдәни мохит” проекты старт ала.
Лениногорскида да 13 июньнән башланып китте “Мәдәни мохит” . Һәр шимбә “Балерина” фонтаны янында төрле артистлар чыгыш ясый.
Күптән түгел исә Лениногорск артистлары Түбән Кама һәм Әлмәттә “Мәдәни мохит” проектында чыгыш ясадылар.
Түбән Камада “Гаилә” паркында безнекеләр: Регина Гиззатуллина, Ләйсән Рахманова-Шамсуарова, Татьяна Бутинова һәм баянчы Рөстәм Идиятов 2 сәгатьлек чыгыш ясадылар, карарга килгән халыкны ял иттерделәр. Программа бай эчтәлекле һәм күпкырлы булды: сәхнәдән татар һәм рус телләрендә тирән эчтәлекле һәм дәртле җырлар яңгырады, бу барлык халыкны берләштерде.
Узган атнаның шимбәсендә, Әлмәттә, Иске Әлмәт мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, “Мәдәни мохит” проектында шул ук состав белән янәдән Лениногорск артистлары чыгыш ясадылар.
Аларны карарга килгән әлмәтлеләр һәр чыгышны бик җылы кабул иткән. Җырлар, гармун көйләре халык күңеленә хуш килгән.
Алда лениногорскилыларның Азнакай һәм Чирмешәндә чыгышлары көтелә.
фотолар: Павел Особливый һәм Лениногорск артистларыннан





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев