Лениногорск автоледиларын конкурста катнашырга чакыралар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск автоледиларын конкурста катнашырга чакыралар

Лениногорскиның барлык автомобиль сөюче хатын-кызларын ел саен үткәрелә торган «Автоледи- 2026» конкурсында катнашырга чакыралар.

Конкурс быел июнь аенда Лениногорск шәһәренең 7нче мәктәп базасында урнашкан "ДЮАШ" автомәктәбе базасында узачак.

Әгәр дә сез машина йөртү таныклыгы булган хатын-кыз икәнсез, үзегезнең осталыгыгызны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүегезне һәм машина йөртә белүегезне күрсәтергә тулы хокукыгыз бар.

Өстәмә мәгълүмат алу һәм катнашырга язылу өчен 8987-277-00-45 номерына шалтыратыгыз.

 

 

 


Нет комментариев