Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кызының рәсеме конкурста җиңгән

“Минем әти-әни полициядә эшли” дигән балалар конкурсының региональ этабы җиңүчеләре арасында Лениногорск укучысының эше-рәсеме дә бар.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан «Мои родители работают в полиции!» балалар конкурсына йомгак ясадылар, дип хәбәр итә республика эчке эшләр бүлеге министрлыгы сайты.
Быел конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрле балалар катнашкан, 300дән артык тематик эш конкурска җибәрелгән. Полиция хезмәткәрләренең балалары рәсемнәрендә әти-әниләренең эш көннәрен сурәтләгәннәр.
Жюри региональ этапта 30 рәсемне сайлап алган һәм шулар арасыннан өч автор сайлап алынган. Лениногорскидан Анастасия Алексееваның эше иң уңышлылар арасына кергән. Анастасиягә 10 яшь.
Өч авторның да рәсеме Россия Эчке эшләр министрлыгына федераль этапта катнашу өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев