Лениногорскида яшәүче 86 яшьлек пенсионер 1,65 млн сум акчасыннан «колак каккан»
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче 86 яшьлек пенсионер 1,65 млн сум акчасыннан «колак каккан»

Факт буенча мошенниклык турында җинаять эше ачылган.

Лениногорскида яшәүче 86 яшьлек хатын-кызны мошенниклар алдаган. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсионер 1,65 миллион сум акчасын югалткан.

Аферистлар ун көн дәвамында хатын-кызга мессенджер аша хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраткан. Алар өлкән яшьтәге кешенең акчаларына куркыныч янавы турында хәбәр иткән һәм пенсионерны акчаларын «декларацияләргә» күндергән. Хатын-кыз аферистларга ышанган һәм бөтен акчасын аларның курьерына тапшырган.

Факт нигезендә мошенниклык турында җинаять эше ачылган.

 

Татар-информ


Нет комментариев