Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы Үзәк чыршы янында яңалык көтелә

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Быел үзәк чыршы Добролюбов урамындагы «Юбилейный» паркында булачак. Лениногорскилыларны һәм кунакларны яңалык та көтә: паркта бәйрәм ярминкәсе эшләячәк, биредә шулай ук шугалак та куелган. Гадәттә, декабрь ае керүгә үк, борынга «яңа ел исе» керә иде. Әллә шәһәрдә әзерлек соңрак башлану сәбәпле, әллә ай...

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Быел үзәк чыршы Добролюбов урамындагы «Юбилейный» паркында булачак. Лениногорскилыларны һәм кунакларны яңалык та көтә: паркта бәйрәм ярминкәсе эшләячәк, биредә шулай ук шугалак та куелган.
Гадәттә, декабрь ае керүгә үк, борынга «яңа ел исе» керә иде. Әллә шәһәрдә әзерлек соңрак башлану сәбәпле, әллә ай башында яңгыр явып, карларны эретүе, җылы һава торышы тәэсир иттеме - бәйрәм якынлашуын сизмичә дә калдык. Соңгы көннәрдә генә "исе керә" башлады: кибетләр, оешма-предприятиеләр җем-җем итә торган утларын элеп куйды, белем бирү учреждениеләре юк карны да бар итеп, территориядә төрле фигуралар ясады, кайберләре әле дә нидер майтара. Соң шулай инде, аларның бит "Яңа ел бизәкләре" конкурсында катнашасы бар.
Үзәк чыршы "Юбилейный" паркына куелды инде. Узган ел Үзәк мәйданга да чыршы урнаштырганнар иде, халыкның күпчелеге шул тирәдә генә йөреп, "Юбилейный"га барып та тормады. Быел исә чыршы бер урында - "Юбилейный" паркында гына булачак. Бар игътибарны шунда бирәчәкләр. Югыйсә, лениногорскилылар чыршының Үзәк мәйданда булуын теләгән иде. Бу хакта социаль челтәрдә озаклап гәпләштеләр, фикерләрен белдерделәр. Парктагы чыршы матур булырга охшаган. Район администрация җитәкчелеге шулай дип белдерде.
Дүшәмбе район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие-оешма җитәкчеләрен, җаваплы вәкилләрне паркка җыеп, киңәшмә уздырды.
- Биредәге чыршы халыкны үзенә тартып, чакырып торырлык итеп ясалсын. Ачылу көнендә генә түгел, каникулда һәркөн эшләп, балалар килеп, күңел ачарлык булсын, - диде ул.
"Юбилейный" паркы тулы бер яңа ел мәйданчыгын хәтерләтәчәк, чөнки биредә яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге баш белгече Алексей Карасев әйтүенчә, ярминкә павильоннары да урнаштырырга җыеналар, каркаслары агачтан булачак, ди. Ярминкә дигәч тә, ит-сөт, бал, яшелчә сату дип күз алдына китерергә кирәкми. Монда сәүдә рәтләренең берсендә кайнар чәй, кофе, пәрәмәч, күмәч сатылачак, икенчесендә сувенирлар. Быел паркта шугалак та булачак, анда тимераяк белән шуарга мөмкин. Юк икән, прокатка алып булачак. Аяк киемен алыштыру өчен кечкенә ике вагон да китереп куярга ышандырды оештыручылар. Таудан гадәти чана белән генә түгел, тюбингта (икенче төрле ватрушка дип тә йөртәләр, өреп кабартылган чана) шуарга мөмкин. Ул шулай ук прокатка биреләчәк.
Бәләкәйләрне дә онытмаганнар, алар өчен кечкенә таучык ясала, шулай ук кардан фигуралар ясыйлар, парктагы сәхнә тирәсендә боздан фигуралар куела. Паркка ике яктан: Куйбышев урамы һәм Гагарин урамы ягыннан керү юллары да иллюминация белән яктыртылачак. Кыскасы, ачылганнан соң, Яңа ел каникуллары буена гөрләп торыр, дип ышанасы килә.
«Юбилейный» паркында чыршы 26 декабрьдә 15.00 сәгатьтә ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы

2
X