Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга "права" алу катлаулана

Әгәр дә синең моңарчы машина йөртү хокукың юк икән, вакытында укып калырга ашык, чөнки тиздән аны алу тагын да катлауланачак... Машина йөртү хокукы алу өчен имтиханның авырлыгын үзе тапшырган кеше генә белә. Ул өч өлештән тора: теория, махсус мәйданчыкта машина йөртү һәм шәһәр эчендә йөрү. Шуның теория өлешендә моңарчы 20...

Әгәр дә синең моңарчы машина йөртү хокукың юк икән, вакытында укып калырга ашык, чөнки тиздән аны алу тагын да катлауланачак...

Машина йөртү хокукы алу өчен имтиханның авырлыгын үзе тапшырган кеше генә белә. Ул өч өлештән тора: теория, махсус мәйданчыкта машина йөртү һәм шәһәр эчендә йөрү. Шуның теория өлешендә моңарчы 20 сорауның 2сендә ялгышсаң, имтихан биргән дип санала иде.

Әмма яңа үзгәрешләр нигезендә, һәр хата саен өстәмә биш сорауга (ялгыш җибәргән темага бәйле) җавап бирәсе була. Менә шундый үзгәрешләр. Кесәсендә «права»сы булганнар хәзер сөенеп куйгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: права