Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен киләсе атнага йолдызнамә

7 — 13 май

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада «әче» телләр кулына эләгер. Үз-үзен сәер тоткан, шикле тоелган кешеләр белән аралашмагыз. Урамда берьялгызы, аеруча төнлә йөрмәскә тырышыгыз. Мошенниклар кулына эләгүегез ихтимал. Эш белән бәйле уй-фикерләрегезне бары якын кешеләрегезгә генә сөйләргә киңәш итә йолдызлар.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларны бу атнада финанс чыгымы көтә. Электрон техникасы һәм модалы кием алуны кичектереп торырга туры килер. Атна һәр төрле эш өчен уңышсыз булыр. Чөнки бу атнада сатып алынган әйберләр якына арада сезне барыбер туйдырачак һәм нәтиҗәдә ник алганыгызга үкенергә туры килер. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең якыннары һәм туганнары белән мөнәсәбәтләре бозылырга мөмкин. Моңа кызган баштан акыру-кычкыруыгыз сәбәпче. Күтәрелеп бәрелергә торганчы иң элек сабыр булып, кеше фикерен тыңларга һәм ишетергә тырышыгыз. Ялларны гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз, якыннарыгызга сюрприз ясагыз. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларга хокук бозмаска, иминлек саклау вәкилләре белән бәйләнешкә кермәскә киңәш ителә. Аеруча бу юл кагыйдәләрен үтәүгә кагыла. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырмау хәерлерәк булыр. Атна шулай ук судлашу өчен дә уңышсыз. Студентларга «койрык»ларын төзәтү өчен яхшы вакыт. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар төпсез, мәгънәсез сүзләр сөйләп дуслары белән араларын бозарга мөмкин. Бурычка акча алмау да яхшырак. Бу атнада җитди эшләр планлаштырмагыз, барыбер уңышка ирешә алмассыз. Интим мәнәсәбәтләргә игътибарлы булыгыз, югыйсә хастаханә юлын таптарга туры килер. Яллар сәяхәт өчен уңайлы. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларга партнерларына карата сабыр һәр түзем булырга киңәш ителә. Югыйсә араларның катлаулануы ихтимал. Тәҗрибә һәм акылга таянып эш итү  күпкә отышлырак. Адреналин кирәксә, ялларны спорт ярышын карап, ә иң яхшысы үзегез катнашып үткәрсәгез күтәренке кәеф гарантияләнә. Балаларыгызга игътибарлы булыгыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә төп игътибарны сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Иммунитет какшаган, язгы авитаминоз башланган. Шуңа вирус эләктерү куркынычы бар. Моның өчен фатирны чиста тоту, көн саен җыештырып, дымландырып, бүлмәләрне җилләндереп тору да җитә. Рационга яшелчә салатлары, җиләк-җимеш кертү дә файда бирер.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга балаларына тәрбия бирүдә түзем булырга, сабый күңелен аңларга омтылырга киңәш итә йолдызлар. Әгәр дә балагыз сездән нидер яшерә икән – бу яман адымга аяк баскан дигән сүз түгел. Бары сезнең игътибар, мәхәббәт җитеп бетмәве генә. Ешрак бергәләп берәр кая барырга яисә бергә ял итәргә тырышыгыз. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның гаиләдә якыннары белән аралары бозылырга мөмкин. Гаепне башкалардан түгел, бәлки үзегездән эзләү кирәктер. Хәтта туганнарыгыз белән дә эләгешеп алуыгыз бар. Җитди конфликтка әйләнмәсен өчен юл куя белү, объектив булу күпкә әйбәтрәк. Ялларны өйдә түгел, киресенчә башка җирдә үткәрү отышлырак. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр яллар белән бәйле үзләре хакында оныткан булса кирәк. Һәрхәлдә дә җыелган килограммнар һәм какшаган бавыр, бөер, ашказаны шулай ди. Атна сәяхәт итү, белем күтәрү, яңа танышулар һәм эшлекле очрашулар өчен әйбәт. Кеше сүзенә ышарнырга ашыкмагыз, ул үз күзең белән күрүгә җитми. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лар бәйрәм хөрмәтеннән якыннарына бүләк таратыр. Әмма сезнең игътибарны беркем дә бәяләмәс, рәхмәт тә әйтмәсләр. Юкка акча әрәм итү генә. Күңел ачу чаралары, уен бүлмәләре, азартлы уеннар белән мавыгу өчен яхшы атна түгел. Ялларда исә уңыш кабат сезгә елмаер дип фаразлый йолдызлар. 


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга якыннарына карата аеруча да игътибар күрсәтергә, һәр башлангычта терәк-таяныч булырга омтылырга кирәк. Өлкәннәрнең өйрәтүенә үпкәләргә түгел, киресенчә колак салырга тырышыгыз. Аларның тәҗрибәсе күбрәк, начар әйбер киңәш итмәсләр. Гаиләдәге психологик климат нык киеренке, сабырлык сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев