Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчләтә зыян салганнар

Нефть җиһазларын урлап, предприятиегә 360 меңлек зыян салган ирләргә карата җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск районында туып үскән 1986 һәм 1987елгы ирләр “ТМС групп” җәмгыяте һәм “Лениногорскнефть” идарәсенә караган нефть җиһазларын урлаганнар.  Беренче очракта 80, икенчесендә 55 берәмлек җиһаз урланган. 
 «ТН-Охрана» сак хезмәте полиция белән берлектә аларны видеокамера ярдәмендә ачыклый.  Төгәлрәк әйткәндә, ике ирнең тимер-томыр кабул итү пункына җиһазлар алып килүе турындага видеоязма саклана. 
 Алар аны машиналарының багажникларына салып алып киләләр һәм шуның өчен 12 мең сум алалар. Әлеге факт ачыкланганнан соң нефть предприятиесе урланган җиһазны кире кайтара алмый, чөнки  базадагы тимер-томыр шул көнне үк заводка җибәрелгән булып чыга. Шулай итеп, бурлар өчләтә зыян салалар: беренчедән, нефть һәм сервис предприятиесе зыян күрә, икенчедән, нефть табуны югалту аркасында зыян салына, өченчедән бу югалту нефть төбәгендә яшәүче халыкка да тәэсир итә. Чөнки нефть табудан алынган средстволарның шактый өлеше төбәкне үстерү өчен тотыла.


Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев