Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар колагына: ҮКЕНЕП ЯШӘҮ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯНЛЫ

Кеше күбрәк башкармаган эшләре өчен үкенә икән.

Хаталары аны борчуга салса да, әлеге хис тиз үтә. Ә мөмкинлек булып та, ясалмый калган адымнар (ягъни булмаган хәлләр) өчен үкенү гомер буена сузыла ала. 
Аерылышучыларның 39 %ы гына кияүгә чыкканга (өйләнгәнгә) үкенә, диләр. Ә беренче мәхәббәтне барыбыз да үкенеч белән искә төшерәбез. 
Әйе, күбрәк башкарылмый калган эшләр өчен хафаланабыз. Әмма аларны чынга ашырган очракта да нәрсә килеп чыгасын берәү дә белми. Тормыш ул — уен, ди психологлар. Бүгенге җиңелү иртәгә уңыш та китерергә мөмкин. Кызыклы шәхес булып формалашуыбыз, ниндидер уңышларга ирешүебез турыдан-туры үткәндәге уңышсызлыкларга да бәйле икән. 
Хыялларыгызга ишек ябык булып, көннәрдән бер көнне аз гына ачылса, кереп калырга тырышыгыз. Үкенеп яшәү сәламәтлекне бетерә.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев