Татарстанда җәй сезоны күңелле
Бу атнада – 27 июньдә Түбән сулык амфитеатрында халык биюе – “Кадриль” буенча мастер-класс узачак.
Башлана 18.00 сәгатьтә.
Рус халык биюләре сәнгатьнең иң катлаулы төрләренең берсе булып кала, мастер-класста барлык кунакларны төп хәрәкәтләргә өйрәтәчәкләр, хореографик рәсемнәр күрсәтәчәкләр, шулай ук «Кадриль» рус халык биюенең виртуозлыгы тәкъдим ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада амфитеатрда парлы бачата буенча мастер-класс үтте.
Лениногорск Мәдәният сарае директорының иҗат эше буенча урынбасары Светлана Пудянева әйтүенчә, җәй айларында бию өйрәнүләр булачак.
"Мастер-класслар бездә төрле бию юнәлешләрендә үткәреләчәк. Бу шимбәдә кадриль булса, аннары вальс, сальса һәм башка бик күпл мастер-класс үткәреләчәк. Килегез. Безнең белән бергә биегез», – ди ул.
Яңа хәрәкәтләргә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кушылыгыз! Бию мәйданчыгында яшьләр дә, балалы гаиләләр дә, өлкән буын да була. Лениногорскида җәйге шимбә кичәләрен файдалы һәм күңелле итеп үткәрегез!
6+
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев