Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның бер йортына кырмыска һөҗүм иткән

"Халык контроле" порталына Лениногорскиның Ленинградская урамы 10 А йортындагы фатирларда кырмыскалар азуы турында хәбәр бар.

"Яулык сезоны башлану белән, кырмыскалар азды, үз көчебез белән бетерә алмадык. Һәр айны квартплата түләгәндә дезинсекция өчен түлибез, ә кырмыскалардан дезинсекция үткәрелми, бу проблеманы хәл итүне сорыйбыз, дип язган Лилия исемле кеше 1 рктябрьдә.

Әлеге хат экология минситрлыгына юлланган булган, 3 октябрьдә алардан бик озын язма бирелгән. Анда кырмыскаларның яшерен урыннарда оялавын һәм алардан котылуның шактый авыр булуы язылган. Алты айга сузылырга мөмкин икән, әле кырмыскаларны юк итү эшенә бөтенесе бергә тотыну мөһимлеге турында да әйтелә.

Кырмыскалардан котылу өчен препаратларны хозтовар кибетләрендә сатылуын һәм аның көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгәнен генә алырга мөмикн булуы турында әйтелә.

Ахырдан шул аңлашыла: торактагы бөҗәкләрдән дизенсекцияне торак милекчеләре үзләре ясарга тиеш, дизенсекция белән шөгыльләнүче оешма белән дговор төзеп тә үткәрергә була. 

Әлеге мөрәҗәгатьне Роспотребнадзор идарәсенә юллаганнар.  Хәзерге вакытта заявкага "решена" дип язып куйганнар. Кырмыскалардан котылганнар, дип уйлыйбыз.

Чыганак:https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/2465118 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X