Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина тәрәзәсеннән чүп ыргытсаң 5 - 10 мең штраф түләтергә мөмкиннәр

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин, кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проектын әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум...

Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин, кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан инде.
- Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проектын әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салырга яки 20-40 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләргә кирәк.
Депутат фикеренчә, чүп-чар рәтенә тәмәке төпчеген дә кертергә кирәк. Россиянең кайбер өлкәләрендә машинадан чүп ыргыткан өчен штраф салына да икән инде. "Хәзер аны федераль дәрәҗәдә куллану кирәк, - ди проект авторы.
- Кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне башка машина йөртүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар җибәргән фото һәм видео материаллар ярдәмендә җәзага тартып булыр иде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина мусор мусор машина