Мөэмин-Каратайда балалар өчен бәйрәм оештырдылар (14 ФОТО)
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 2 июнь көнне китапханә янындагы спорт мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышлап “Балалар безнең киләчәгебез” исемле уен программасы үткәрелде.
Чарага мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар килде. Балалар, яшь группаларына бүленеп, төрле спорт уеннарында теләп катнаштылар. Аерым алганда аркан тарту, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, пионербол, капкага туп кертү, сәнгатьле итеп китап уку ярышлары балаларга бик ошады, бу үзенә күрә милли бәйрәм сабантуйга әзерлек тә иде.
Бәйрәм ахырында төрле ярышларда җиңүчеләргә призлар, бүләкләр тапшырылды. Чара балаларга җәй бена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!
Таһир Шәмсуаров, китапханәче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев