Мичурин авылы китапханәсе “ Кесәдәге шигырьләр” акциясе үткәрде. Ул көнне китапханәче ярдәмчеләре –волонтерлар белән авыл урамы буйлап, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь юлларыннан торган кесәгә сыешлы карточкалар таратып йөрде.
Алар үзәк урам буйлап үтеп баручыларга , шулай ук балалар бакчасы, кибет һәм китапханәгә йөрүчеләргә 100ләп шигырь-карточка таратты.
Нет комментариев