Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

#МойТатарстан фотоконкурсында 2 көн эчендә 24 айфон бүләк иттеләр

Конкурска 115 меңнән артык фото килгән.

 

Бүген Татарстанда #МойТатарстан фотоконкурсының өченче көне.

Унбиш меңләп катнашучы һәм бүләк ителгән 24 12нче iPhone  –  #МойТатарстан республика фотоконкурсының беренче ике көне нәтиҗәләре әнә шундый. Бүген социаль челтәрләрдә масштаблы онлайн-шоу трансляциясе белән конкурсның өченче финал көне бара.
Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз аккаунтыңа куярга кирәк. Фото #МойТатарстан хэштегы белән билгеләнергә тиеш.

Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатыла.

Шулай ук онлайн-марафон тамашачылары Татарстан Республикасының яраткан халык артистлары, шул исәптән Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиеваның чыгышларын да карый ала. Моннан тыш туры эфирда Татарстанның төп символларын сайлау проекты, «Татарстар. Мирас», «Җырлыйк әле, матурым» һәм башка проектларның финаллары уза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев