Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауда яңа ысул куллана башладылар

Беренче чиратта, әлеге терапияне коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннар алды.

Мәскәү коронавирусны дәвалауда яңа терапия кулланыла башлаган Россиянең беренче шәһәре булды. Беренче чиратта, аны әлеге инфекцияне йоктырган көмәнле хатыннар алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы башкала мэры сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәскәү Россиядә беренчеләрдән булып вирусны нейтральләштерә торган моноклональ антитәнчекләр төркеменә кергән өр-яңа препаратлар куллана башлады. Дөньяда аларны коронавирусның иртә стадиясендәге, чир авыр формада узу куркынычы булган пациентларны дәвалауда файдаланалар. Яңа терапияне, беренче чиратта, коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннарга карата кулланырга тәкъдим иттеләр. Мәскәүдә алар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең яңа алгоритмнары булдырылды», - диелә хәбәрдә. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X