Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабиккол мәктәбендә өлкән укытучылар белән очрашу

Сарабиккол мәктәбендә балалар укытып, хәзер лаеклы ялда булган өлкәннәребез бүгенге көндә бары бишәү. Менә алар: Рәшит абый Якупов, Мәрзия Корбанова, Рәхимә Хабибуллина, Раушания Мостафина, Асия Исхакова. Традиция буенча, һәр елны укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне уңаеннан, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәмгә дәшәбез. Алар өчен концерт һәм чәй табыны әзерлибез. Быел да ул...

Сарабиккол мәктәбендә балалар укытып, хәзер лаеклы ялда булган өлкәннәребез бүгенге көндә бары бишәү.


Менә алар: Рәшит абый Якупов, Мәрзия Корбанова, Рәхимә Хабибуллина, Раушания Мостафина, Асия Исхакова. Традиция буенча, һәр елны укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне уңаеннан, хөрмәтле ветераннарыбызны бәйрәмгә дәшәбез. Алар өчен концерт һәм чәй табыны әзерлибез. Быел да ул бик күңелле үтте. Ветераннарыбыз мәктәптә укыткан елларын искә алдылар, кызык хәлләрне искә төшерделәр.
- Элек сыйныфта утыз сигезләп укучы була торган иде. Мин рус теле һәм әдәбияты укыттым. Беренче генә ел эшкә килгән вакытым. Унике яшьләр тирәсендәге бер малайдан: "Как тебя зовут",- дип сорыйм. Дәшми бу. Тагын кабатладым. Малай: "Маслозавод", димәсенме. Ул бер тамчы да русча белми булып чыкты. Укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре, хәтта профессорга хәтле бар. Ул
- Минәгъдәс Ильясович Фәтхетдинов. Бер аңардан сүз ара сүз чыгып: "Мәрзия апа кем соң ул?" дип сорыйлар икән. Ул горур итеп: "Минем укытучым" дип җавап биргән. Югыйсә, аның укытучылары бик күп бит инде,- дип искә төшереп торды Мәрзия апа Корбанова.
Раушания апа Мостафина:
- Мин Сарабиккол мәктәбенә 1971 елда килдем. Беренче сыйныфта егермедән артык бала, һәм ул елларда ике параллель сыйныф була торган иде. Ә мәктәп буенча, укучыларның саны 200 дән артыграк. Баштан ике катлы агач мәктәптә укыттык. 1972 елның гыйнварында яңа мәктәпкә күчтек. И-и, укучылар кинәнделәр инде. Коридорлар иркен, үзе якты, җылы - укырга да, укытырга да бик рәхәт иде.
Балалар бакчасында эшләп, хәзер лаеклы ялда булган тәрбиячеләрне: Фәния апа Юсупова, Галия апа Әхмәтовага да хөрмәтебез зур. "Шушы тәрбиячеләрдән кабул итеп ала идек без беренче класс укучыларын," - дип искә алды башлангыч сыйныфларда белем биргән Раушания апа. Фәния апа барыбызга да изге теләкләрен җиткерде. Ул хәзерге вакытта мәктәптә укыткан укытучыларга, балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләргә исәнлек, тынычлык, сабырлык теләде. Ә бүгенге көндә мәктәптә 12 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Алар барысы да үз эшләрен белеп, янып хезмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы