Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сбербанк Яшел Үзән инкассатор-талаучысы турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк вәгъдәли

Сбербанк Яшел Үзәндә кичә 60 млн. сум акчалы хезмәти автомобильне куып киткән инкассатор-талаучы турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк вәгъдәли, дип хәбәр итә "Интерфакс". Җинаятьне ачарга ярдәм итәрлек мәгълүмат өчен Сбербанк 1 млн. сум бирүе турында игълан итә. Эзләнелгән кешенең кайдалыгы турында теләсә нинди мәгълүматы булганнар +7 917-224-16-99 телефоны буенча Сбербанкка,...

Сбербанк Яшел Үзәндә кичә 60 млн. сум акчалы хезмәти автомобильне куып киткән инкассатор-талаучы турындагы мәгълүмат өчен акчалата бүләк вәгъдәли, дип хәбәр итә "Интерфакс".


Җинаятьне ачарга ярдәм итәрлек мәгълүмат өчен Сбербанк 1 млн. сум бирүе турында игълан итә. Эзләнелгән кешенең кайдалыгы турында теләсә нинди мәгълүматы булганнар +7 917-224-16-99 телефоны буенча Сбербанкка, (843) 291-30-23, 02, 052 телефон номерына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә ала.

Искәртеп үтәбез: кичә сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет үзенең хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерлы "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан. Автомобильдә 60 млн. сум акча булган. Татарстан полициясе 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Аның элек хөкем ителмәгәнлеге билгеле. Аның үзе белән 6 зарядлы РСА (револьвер) утлы коралы булу ихтималы бар. Кичә урланган машина белән акчаның бер өлеше ташлап калдырылган җирдә табылган. Әлеге җинаятьне ачу ТР буенча эчке эшләр министры контролендә.

Җинаятьчене эзләү эшләре Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә алып барыла. Хокук саклау органнары һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгаткан.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инкассатор

2
X