Талпаннар һөҗүм итсә
Май аена аяк басуга талпаннар белән көрәш башлана.
Әле бер атна эчендә генә дә 5 чаллылы медицина оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Белгечләр быел талпаннарның аеруча актив булуы турында кисәтә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан республикасының Роспотребнадзор тарафыннан 1 майдан башлап 15 майга кадәр талпан инфекциясенә каршы профилактика буенча “Кайнар линия” эшли.
Соравы булган һәркем эш көннәрендә иртәнге 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә 9.00 дан 17.00 кадәр шалтырата ала.
http://shahrichalli.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/talpannar-m-its
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев