Танылган баянчы Шәфәгать Салихов вафат
Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә аның иҗатташ дусты, җырчы Ринас Әхмәтов җиткерде.
"Чаллы юлында авариягә очраганы мәгълүм. Әлегә башка мәгълүмат юк", - диде Ринас Әхмәтов.
Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды.
Шәфәгать Салиховка 60 яшь иде. Ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Быел 19 сентябрь көнне Чаллыда тамашачыларына юбилей концертын тәкъдим иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/27/174194/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев