Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән.

Татарстанда поезд астына эләгеп үлгән ир-ат белән бала туганнар булмаган. Татарстанда кичә тимер юлда булган фаҗига турында "Татар-информ”га Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” фаҗига кичә кич Юдино-Васильево юлының 775нче чакрымында булган дип хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматларга карганда, 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз республиканың Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан.

Машинист ашыгыч рәвештә поездны туктатырга тырышкан, әмма ир-ат белән кыз баланы бәрдерүдән кача алмаган.

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.

Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасындагы язманы өйрәнәләр һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

ШУЛАЙ УК БУ ТУРЫДА УКЫГЫЗ:http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/kazan-msk-poezdy-astyna-elgep-ir-at-m-cigez-yashlek-kyz-lgn

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/21/162509/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев