Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның күпчелек районнарында, эсселек аркасында, гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин

"Татар-информ" сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, бу дистәләгән районга кагыла Татарстанның күпчелек районнары 4 һәм 5нче класслы гадәттән тыш куркыныч критерийларына җиткән. Бүген бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең планнан тыш утырышында республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде. Ул...

"Татар-информ" сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, бу дистәләгән районга кагыла
Татарстанның күпчелек районнары 4 һәм 5нче класслы гадәттән тыш куркыныч критерийларына җиткән. Бүген бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең планнан тыш утырышында республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның кайбер районнарында, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, гадәттән тыш хәл кертү турында тәкъдим каралырга мөмкин. Андый районнарга Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Лениногорск һәм башкалар керә. "Бу айда аномаль эсселек булды, температура 37 градуска кадәр җитте, андый һава торышы саклана әле.
Бары 29 июнь көнне генә Мәскәү һавасын көтәбез: явым-төшемнәр һәм температура төшү ихтимал. Бу көнне республиканың көнбатыш районнарында урыны белән яшенле яңгыр, җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе көтелә. Төнлә 17-22, көндез 23-28 градус, көнбатыш районнарда 30-35 градус булачак", - диде Сергей Захаров.
Аның сүзләренчә, 30 июньдә салкын фронт үтү һәм күп санлы циклоннар барлыкка килүгә бәйле рәвештә, республиканың күпчелек районнарында яңгыр, вакыты белән җилнең секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитүе көтелә. Төнлә 16-21, көндез 20-25 градус, көнчыгыш районнарда 30 градуска кадәр эссе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: засуха