Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучыга - 45 мең сум хезмәт хакы ?

Дәүләт Думасы каравына шушы хакта закон проекты кертү планлаштырыла.

 

Русиядә укытучыларның база оклады төбәк яшәү минимумыннан берничә тапкыр артып китәргә тиеш, ә аларның минималь хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел. Бу атнада Дәүләт думасы каравына ЛДПР депутаты Максим Зайцев шушы уңайдан закон проектын кертергә планлаштыра.

"Төбәкләрдә укытучыларның база оклады якынча 35 мең сум булачак. Укытучыга нәкъ менә шундый минималь база оклады 18 норма-сәгать укыткан өчен гарантияләнәчәк”, - дип хәбәр итә РИА Новости. Шул ук вакытта Русиядә укытучыларның уртача хезмәт хакы 45 мең сумга якын булырга тиеш, чөнки педагогларның минималь хезмәт хакы төбәкләрдәге уртача эш хакыннан ким булмаячак (Башкортстанда уртача эш хакы 38 мең сумнан артык дип язалар).

Закон проекты нигезендә мәктәп директорларының хезмәт хакы укытучыларныкыннан 4 тапкырдан да артык була алмый. Элегрәк Дәүләт думасында «Гадел Русия» фракциясе лидеры Сергей Миронов укытучыларның хезмәт хакы минималь хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткәннән соң гына үсәчәк, дип белдерде, дип яза Кызыл таң.

 http://baltaci.ru

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы укытучы хезмәт хакы

2
X