Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда өмә оештырганнар (ФОТОЛАР)

Яз җитү белән авыл урамнарын чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү эшләре башлана. Менә бүген дә без китапханә, мәдәният йорты, халыкка социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре иртән -иртүк өмәгә җыелдык, дип хәбәр иттеләр Урдалыдан.

Чиләкләр, пумалалар алып, төрле урамнарга таралыштык. Авылыбыз киләсе зур бәйрәм-Бөек Җиңүнең 73 еллыгына тагын да матур күренсен дип, баганаларны акшарлау эшенә керештек һәм тиз арада, безнең тырышлык белән,
авылның үзәк урамы бәйрәм төсе алды. 

Әле бусы башы гына, алда тагын да өмәләр көтә. Үзебез эшли торган биналар территориясен,обелиск алдын, юл кырыйларын ,зиратны чүп-чарданарындырасы, агачлар утыртасы бар. Кыскасы, эш җитәрлек.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев