Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уңыш китерүче биш файдалы киңәш

1. Бәхетнең акча белән үлчәнмәгәнен онытмагыз. Уңышсыз кешеләр генә тормыш матурлыгын күреп яшәү урынына һәрвакыт кесә янчыкларын калынайту хакында уйлый.

2. Карарларны тиз арада кабул итегез.  

Яратмаган эш, уңайсыз шартлар, күңелгә охшамаган кешеләр белән аралашу,  киләчәксез мөнәсәбәтләрне  өзмәс өчен мең төрле сәбәп табарга була.  Уңышлы кешеләр бар да җайланыр әле дип кул кушырып утырмыйлар.  Вәзгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен барлык көчләрен куялар.   

3. Вак-төяккә зарланмагыз. 

Язмышның яраткан кешеләре бервакытта да әйләнә-тирәгә үзенең уңышсызлыгы  хакында  сөйләми. Киресенчә, һәрбер очракның уңай ягын табып, файда алырга тырыша.  

4. Эшегезне яратыгыз. 

Психологлар әйүенчә, яратмаган эш икән, зур хезмәт хакы да бәхетле итә алмаячак. Моннан кала  тиз алҗаячаксыз, стресслар да көттермәячәк. Күңелгә охшаган эш – уңайлы тормыш.  

5. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз.  

Бәхетле кешеләр бервакытта да үзләрен башкалар белән чагыштырмый. Бигрәк тә әйләнә-тирәдәгеләрнең уңышына көнләшми.  Үзегезне яратырга өйрәнегез. Шәхси  теләкләрегезгә колак салыгыз. Шул вакытта гына  тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.  

Чыганак:http://Сөембикә

Фото:https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X