Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз, Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Мәскәү татарларының аксакалы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгъдәс Борһанов үзен туган җирдә, Казанда җирләүне васыять итеп калдырган. 

Әгъдәс Борһанов 1920 елда Татарстанда, Сарабиккол авылында туган.  Бөтенсоюз юридик институтын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Смоленск, Мурманск оборонасында булган, Төньяк Кореяны азат итүдә катнашкан, Кытайда Тын океан флотында Порт-Артур хәрби-диңгез базасында хезмәт иткән.

Прокуратуратурада тикшерүче, аннан педагог булган. Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап чыгарган, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.

«Ул бәйсез, кыю кеше иде. Татарстан партия өлкә комитетында фән бүлеген җитәкләде. Татар халкы турында берничә китап язды. Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән белеп бүләкләде», — дип сөйләде танылган журналист Умар Богдалов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174786/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев