Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Заман сулышы"на язылучылар бүләк отты

"Газетка язылучы көне"ндә "Заман сулышы"на язылучылар арасында без дә бүләкләр уйнаттык. Газетка да язылып, бүләк тә отып була торган көн итеп - икенче октябрь билгеләнгән иде. Ул көнне "Заман сулышы"на җитмешләп кеше язылган. Үзәк почтада барабанга нәкъ шул санда мәгълүмат язылган кәгазьләрне салып әйләндердек. Бу юлы шунысы үзенчәлекле булды: дүртенче...

"Газетка язылучы көне"ндә "Заман сулышы"на язылучылар арасында без дә бүләкләр уйнаттык.


Газетка да язылып, бүләк тә отып була торган көн итеп - икенче октябрь билгеләнгән иде. Ул көнне "Заман сулышы"на җитмешләп кеше язылган. Үзәк почтада барабанга нәкъ шул санда мәгълүмат язылган кәгазьләрне салып әйләндердек. Бу юлы шунысы үзенчәлекле булды: дүртенче яртыга үзәк почтага "Заман сулышы"на язылган җиде-сигезләп кеше килгән. Алар уен барышын үзләре дә күзәтеп торды. Ике бүләгебезне баштан үзләре килгән кешеләр арасында уйнатырга булдык: барабанга аларның квитанцияләрен салып әйләндердек.

Шулай итеп, чәй һәм сөлге салынган пакет Лениногорскида яшәүче Камәрия апа Хөснетдиновага чыкты. Зур сөлгене Мөнәфирә апа Шәмсетдинова отты. Шуннан соңгы призларны ул көнне язылган барлык катнашучылар арасында уйнатабыз дип, барабаннан кәгазьне тартып чыгардык. Ул җиңүчебез дә үзе килгән икән. шулай итеп, чәй һәм сөлге салынган икенче пакетны Роза апа Сөләйманова отып куйды.

Апаларыбыз өчесе дә бик куанды: "Моңа кадәр лотереяга бер тиен дә откан юк иде, кызык булды әле бу. Күктән төшкән бүләк", - диләр. Аларны фотога да төшереп алдык. Төп укучыларыбыз авылда бит, алар отмас микән дип борчылып торганда, тагын бер бүләгебез Куакбашка чыкты да куйды. Урталай бөкләп салынган кәгазьгә А.Шайхутдинов. Куакбаш" дип язылган иде. Ул борыч, тоз савытлары җыелмасын отты. Әлеге укучыбызны бүләк тапшыру өчен редакциядә көтеп калабыз.
Үзәк почтада ерактан шунда хәтле килдем, миңа чыкмады дип үпкәләбрәк калган апаларыбыз да булды. Нишлик соң, бәхет эше бит ул. Шулай да төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итәбез. Чөнки "Заман сулышы" газеты редакциясе язылу нәтиҗәсе буенча декабрь ахырында да призлар уйнатачак.
Шуңа, газетка язылу белән, онытмыйча, квитанция номерын, исем-фамилиягезне редакциягә - 5-39-08, 5-39-59, 5-07-72 телефоны буенча хәбәр итегез. Приз бер чыкмаса - бер чыга ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка

2
X