Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Заман сулышы”ннан приз отучылар – Флүр һәм Мәдхия Фәрраховлар (фикер)

Алдан хәбәр ителгәнчә, "Заман сулышы"на язылучылар арасында 1 июльдә призлар уйнаттык, хәзер бүләкләр таратабыз. Беренче булып, бүләкләре артыннан редакциягә Флүр абый белән Мәдхия апа Фәрраховлар килеп керделәр. Мәдхия апа: - "Заман сулышы"ның җомга санын алгач, баштан барлык битләргә дә күз салып чыктым. Урта битләрнең берсендә бүләк отучылар турында язганнар, игътибарлабрак...

Алдан хәбәр ителгәнчә, "Заман сулышы"на язылучылар арасында 1 июльдә призлар уйнаттык, хәзер бүләкләр таратабыз.


Беренче булып, бүләкләре артыннан редакциягә Флүр абый белән Мәдхия апа Фәрраховлар килеп керделәр. Мәдхия апа:
- "Заман сулышы"ның җомга санын алгач, баштан барлык битләргә дә күз салып чыктым. Урта битләрнең берсендә бүләк отучылар турында язганнар, игътибарлабрак карасам, безнең фамилия дә бар. "Флүр, кил әле, бер капчык шикәр оттык", - дип кычкырдым, ди.
Безнең газетны күптән алдыралар икән инде. Намаз вакытлары да даими бирелеп барыла, район һәм шәһәр яңалыкларын бергәләп укыйбыз, диләр. Аннан:
- Кызыклы кешеләр, язмышлар турында мәкаләләр ешрак басылып чыксын, шәһәр һәм авыл яңалыклары күбрәк булсын иде, дип теләк - киңәшләрен бирделәр. Флүр абый:
- "02 хәбәр итә" бирелми, элек аны кызыксынып укый идек, - ди.
- Үзебез дә борчылабыз шул моңа. Элек эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте белән шул хәтле тыгыз эшләдек. Әлеге рубрика белән хәбәрләр атна саен басылып чыга иде. Әле менә соңгы арада гына хезмәттәшлек җепләре ныгырга тора. Даими рәвештә мәгълүмат җибәреп торсалар, бездән калмас, аны сезгә җиткереп барырбыз, - дип озаттым аларны.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 50 нче номер саныннан укый аласыз.
Алсу Миңнебаева,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заман сулышы