Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Әдилә СӘФӘРОВА: “Бала туган саен, тормышның бәрә­кәте арта”

Әдилә СӘФӘРОВА безгә “ТНВ” каналының “Манзара” тапшыруын алып баручы, газеталарга төрле мәка­ләләр язучы журналист буларак яхшы таныш. Ул гел эз­лә­нүдә, һәрчак нидер белән кызыксына. Әле Әдиләнең кадр артында без белмәгән башка эшләре дә җитәрлек. Барысына да өлгерә. Һәм зарланмый! Үзе әйт­кән­чә, план белән эш­лә­гән­дә, һәр нәрсәгә җитешеп була!

“ТНВ”га эләгү җиңел, әмма…”

— Әдилә, башлангыч сыйныфтан музыка мәк­­тәбенә йөргәнсең. Сәхнә юлыннан китү уе булмадымы?

— II сыйныфтан, уку белән параллель рәвеш­тә, музыка мәктәбенә пианино классына йөрдем. Җиңел түгел иде. Мәктәптән дә эш күп, монысы да өстәмә йөк. Арып, ташлыйсы килгән чаклар күп бул­ды. Әмма тырыштым, тә­мамладым. Шул чордан ук ва­кытны дөрес са­рыф итәр­гә, барысына өл­герергә өй­­рәнеп үскәнмен. Ә сәхнә юлы турында уйланганым булмады. Өйрәнгә­немне кулланырга туры килмәде. Хә­зер пианиноны сагынам. Әле­гә өйдә бу уен ко­ралы юк. Белгәннәремне яңа­дан ис­кә төшерәсем ки­лә.

— Журналистика үсмер чордан сайлаган һөнәрме?

— Юк. Интерьер, дизайнер буласым килде. Балтач гимназиясендә КДТУ әзерлек курслары оештырды, ан­да укыдым, тик керергә балларым җитмәде. Журналистика факультетына дус кызыма ияреп кенә бардым. Ул хакта уйламаган да идем. Башта исем китеп укымадым. Телевидение сүзен ишет­кәч кенә, кызыксыну башланды, шушы төркемгә кердем.

— Университетта укыганда ук “ТНВ”да практика үткәнсең. Ә “Манзара”га килү ничегрәк булды?

— V курста практика узгач, ул чакта тапшыруның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина алып калды, “Намаз уку дәресләре” сәхифәсен бирде. Яза, сөйли бел­­­сәң, тышкы кыя­фәтең ма­тур бул­са, “ТНВ”га эләгергә мөм­кин. Әмма штатка керү авыр. Берничә эш­не башкара бе­лү хуп­лана. 2003 елда килдем, 2009 елда гына штатка кердем. Продюсер һәм алып баручы булдым, сюжетлар әзерләдем. Берара ки­теп тә тордым. Те­ле­ви­де­ние күп вакытны йота. Өй­гә кайткач та тапшыруны уй­лый­сың. Балалар үсә. Алар бе­лән шө­гыльләнергә кирәк. Кирәк чакта әниләр яр­дәм итә. Ал­лага шөкер, ба­лалар ике як­тан да әби­ле. Әмма түгә­рәкләргә дә, бию­гә дә йөр­тәсе бар бит. Бера­ра шул­хәтле арытты. Ял итә­сем килде. Җае табылды — өченче балага йөккә уздым.

“Мәҗлесләрдә башта бушка эшләдем”

— Соңгы елларда хәләл мәҗлесләр алып барасың. Бу эш ничек башланды?

— Тамадалыкка бөтенләй уйламаганда кердем. Өебез янында “Ярдәм” мәчете урнашкан. Шунда намаз укып чы­га торган гадәтем бар иде. Күңел төшенкелеге вакытында да азан тыңлап, укып кайтсам, бушанам, кү­ңел үсә, рәхәт була иде. “ТНВ” кызлары да шунда йө­ри икән: никах үткәрәләр, төрле мәҗлесләр оештыралар. “Ә син нәрсә эшләп торасың?” — дим үземә. Шулай үзеннән-үзе кереп киттем. Башта авыррак булды. Чөнки сәхнә кешесе түгелмен. Телевидениедә камерага эшлисең. Ә мәҗлестә башкача, күпме ку­нак каршында чыгыш ясый­сың. Ярты ел эчтән үзем бе­лән кө­рәштем. Ки­ңәш­ләшеп, психологка бардым хәтта. Ирем Данил тәкъ­диме бе­лән, үземне сынап карар өчен, башта бушка эш­лә­дем. Бушка дисәм дә, рәх­мәт әйтеп, бераз акча  бир­гән­нәр иде. Кеше кү­зәтеп, кү­реп сайлый. Менә шу­лай кит­те. Дүрт ел алып ба­рам. “Ярдәм” мәчете бе­лән эшлим. Хәләл мәҗлес­ләр генә үткәрәм: никах, юбилей, бә­би чәйләре һ.б.

— Дингә ничә яшьтә килдең?

— Аллаһы Тәгалә: “Сынау килгәнен көтмәгез. Дингә җиңел вакытыгызда килегез!” — ди. 21 яшьтән намаз укыйм. Аллага шөкер, авыр мизгелләр булып түгел. “Мин намаз укырга тиеш”, — дип күңелем белән гел аң­лый идем. Әти-әни мин мәк­тәптә укыганда ук ураза тота иде. Аларга иярдем. Әни Балтач үзәк мәчетендә тәҗ­вид кагыйдәләрен өй­рәтә, гарәпчә укыта. Университетта дус кызым да намазда иде. Аңа карап та өйрәндем. Гел эзләнүдә булдым. Ислам юлына килгәч, бөтен сорауларга җавап һәм тынычлык таптым. Хәзер бәби ялында да вакытны бушка уздырмыйм. Өч-дүрт ел дистанцион рәвештә дин буенча курс­лар үтәм.

— Данил бу яктан ничек?

— Ул дингә фаҗигале вакыйгадан соң килде. Әти ки­сәк үлде. Бик авыр булды.

“Өч балабыз булса иде”, — дип хыялландык”

— Данил белән танышу мизгелләрен искә төшерик әле.

— Мин I курста укыганда, Данил V курста булган. Университетта бер лифтларда йөргәнбез, аннан соң Бауман урамында капма-каршы биналарда эшләгәнбез, күр­ше йортларда яшәгәнбез, бер ишегалдыннан ат­ла­ган­быз, әмма танышмаганбыз. Мин “Татмедиа”да эш­ләгән­дә, Данил “Кәеф ни­чек?” газетасының баш мө­хәр­рире иде. Эш буенча аның белән элемтәгә чыгарга туры килде. Шулай аралаша башладык. Параллель рәвештә “ТНВ”да да эшлим. “Җи­теш­мәгән җирең юк икән”, — дип, Данил соклануын белдерде. Туган көнем белән котлап, кафега чәйгә чакырды. Беренче очрашудан ук сөй­ләшеп сүзебез бет­мәде. Уртак темалар, кызыксынулар күп. Ул: “Сине кай­сы якка кайтарырга?” — дип сорагач кына, күршеләр икәнебезне белдек. 2007 ел­да очраша башлап, 2009 да өйләнештек.

— Шәһәр егете булуы си­­­зелә идеме?

— Юк. Аны шәһәр егете дип әйтеп тә булмый. Данил Авиатөзелеш районының Каравай бистәсендә үскән. Җәйләре Балык Бистәсе ра­йоны Яншык авылындагы әбисендә узган. Шуңа көтү кө­түне дә, хуҗалыкның да нәр­­сә икәнен белә. Бабай үл­­гәч, әби ялгыз торган. Данил гел ярдәм иткән.

 Данил Сәфәров исеме телевизион тамашачыга, укучыларга яхшы таныш.

— Данил — “Матбугат.ру”, “Татпресса.ру” порталлары хуҗасы. “ТНВ”да элегрәк “Яшьләр онлайн” тапшыруын алып барды. “Адымнар”да “Кадак” сәхифәсе — аныкы. “Инстаграм”да берничә аккаунты бар. ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьә­лә­ләре комиссиясе төзелгәч, аның рәисе Марат Әхмәтов Да­нил белән элемтәгә чыгып, берничә проект эшләделәр. Берсе — “Блогер.Татар”. Алда тагын конкурслар көтелә.

— Үзең журналист, янә­шәңдә — журналист. Җайлымы?

— Миңа шулай җиңел. Берьяктан, файдалы да. Илдәге бөтен мөһим хәбәрне тиз арада һәм кыскача аның аша беләм. Укып торасы да калмый. Икебез бер өлкәдә булгач, киңәшләр бирешәбез. Ул күп очракта мине өй­рәтә. Иртәнге тапшырулардан соң кайчак: “Эфирда ар­тык күп көләсең”, — дип әй­тә. Җитди тапшыруларда алай әйткәне юк. Өйдә Данил барында үзем булган тапшыруларны карарга куркам (көлә).

— Бәхәскә керәсезме?

— Андый чаклар була. Ул да сүзен бирми, минем дә үз фикерем.

— Уртак фикергә тиз киләсезме?

— Килмәгән очракта, аңа юл бирәм. Килешмәсәм дә, ул гаилә башлыгы буларак, ирем фикерен алга куям.

— Өч бала үстерәсез, Әдилә!

— Данил белән өйләнеш­кәндә үк: “Өч балабыз булса иде”, — дип хыялландык. Са­бирга — 10, Нәргизәгә — 6, Саматка 1 яшь. Улларыбызның туган көннәре дә бер датада — 8 апрельдә. Өч бала булу бик рәхәт. Бер­­гә уйныйлар, күңелле үсә­ләр. Бер баланы үстерү дә җи­ңел түгел, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә ризыгын бирә. Бала туган саен, тормышның муллыгы, бә­рәкәте арта. Ул синдә ниндидер талант ача һәм яңа эш башлыйсың, уйламаган җир­­дән клиентлар да килеп чыга.

— Җырчылар, алып баручыларның күбесенең баласы “Шаян ТВ”да эшли. Сезнекеләр күренми бугай?

— Сабирны “Шаян ТВ”га үткәреп карадым. Ул оялчанрак. Телевидение бөтенләй аныкы түгел. Данил да шундыйрак, фикере булса гына әйтә. Ә болай этеп, төртеп, әрсезләнеп йөрми. Сабир бу яктан нәкъ әтисе. Нәргизә башка төрле. Аны бию ягыннан әзерлим. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора. Төр­ле конкурсларда катнаша. “Инстаграм”да Нәргизәгә аерым аккаунт ачып, шигырьләрен элеп барырга те­лим. Ә Саматка шәхси бакча белешеп йөрибез. Кө­не­нә 3-4 сәгатькә булса да бирер идек. Нәргизәне дә 1,5 яшь­тән йөрттек. Бу баланың үсешендә бик сизелә. 3 яшь­кә хәтле өйдә бикләнеп утырып, аннары гына җәм­гыять­кә кушылу авыррак.

“Милли тауарлар кибете ачар идем”

— “Инстаграм”да матур милли калфаклар тәкъдим итәсең. Аларны үзең тегәсеңме?

— Никахлар үткәргәч, кә­ләшләр күлмәк, калфак буенча күп мөрәҗәгать итә. Бер тегүче белән сөйләшеп, төр­ле төстәге күлмәкләр тектердем, шуларга туры китереп, калфаклар ясаттым. Ул калфакларны “Инстаграм”да ае­рым тәкъдим итә башладым. Кызыксыналар. Җайлы, җи­ңел һәм күз­не иркәли торган тауар. Балаларымның да мил­лилекне күреп үсүен телим. Милли музейны хәтер­ләткән, милли тауарлар сата торган кибетемне булдыру хыялы белән яшим.

— Гаилә, өч бала, телевидение, мәҗлесләр, тагын күп башка эшләрең бар. Ничек өлгерәсең?

— Бөтен эшне телефонга язып куям, махсус календарем бар, шуңа терким. Башта ашыгычларын төгәлләргә тырышам. Нинди генә эш булмасын, беренче чиратта гаиләм өчен һәрчак ашым әзер торырга, иртәгә балаларым мәктәпкә-бакчага нәр­сә киеп бара, ул бөтен неч­­кәлегенә хәтле бүген хәл ителгән булырга тиеш. Бәй­рәмнәргә бүләкне дә көне җит­кәч түгел, иртәрәк алып, ма­тур итеп бизәп куям. Мәҗ­­лесләргә сценарийларны да алдан язып, башымда төрле идеяләрне туплыйм. Планлы эш таркалмас! Шул девиз белән эш итәм.

Лилия ЙОСЫПОВА.

https://im-tatar.ru/2021/06/750/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТНВ адилэ сафарова манзара тапшыруы данил сафаров алып баручы