Юл иминлеге хезмәтенең бик күп тапкырлар кисәтүенә карамастан
Юл иминлеге хезмәтенең бик күп тапкырлар кисәтүенә карамастан, шәһәр урамнарында питбайкта йөрүче үсмерләр әле һаман очрый. Балигъ булмаган баласына питбайк алып биргән әти-әни, моның нинди аяныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкинлеге турында уйланамы икән?
Ата-аналар, онытмагыз: питбайк – уенчык түгел, ул транспорт чарасы:
-Балалар өчен ул тизлеге, аларның йөртү күнекмәләре, хокуклары булмау, экипировка һәм төрле һәлакәтләр китереп чыгару мөмкинлеге аркасында куркыныч.
-Балигъ булмаган баланың питбайкка утыруы төрле җәрәхәтләр, юридик җаваплылык, хәтта гомер өзелүгә дә китерергә мөмкин.
Балаларыгызгә мондый куркынычлар турында сөйләгез: питбайкка утырганчы аны мотомәктәптә укытыгыз һәм хокуклары, бурычлары, җаваплылыгы турында аңлатыгыз.
-Питбайкка утырган үсмер тулы эпикировкадан булырга тиеш;
-Гомуми файдалану юллары булган шәһәр урамнарына балагызны питбайкта чыгудан кискен рәвештә тыегыз.
Фото: Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән
Нет комментариев