Лениногорскида авария нәтиҗәсендә машина пассажиры җитди зыян күргән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида авария нәтиҗәсендә машина пассажиры җитди зыян күргән

Кичке якта авария килеп чыга.

Күптән түгел Лениногорскиның Горький урамы, 33нче йорт тирәсендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

2004 елгы шофер “Фольцфаген Пассат” машинасында Заварыкин урамы буенча хәрәкәт иткәндә, көйләнмәгән борылышта юл кагыйдәсен үтәми – икенче бер транспорт чарасына юл бирми һәм “Сузуки” автомашинасы белән бәрелешә. Ул машинада шофер – 1979 елгы була. 

Лениногорск автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, “Сузуки” машинасы Горький урамы буйлап төп юлдан хәрәкәт итә торган булган һәм ул өстенлекле хәрәкәт хокукы белән файдаланган.

Авария нәтиҗәсендә: 1982нче елгы пассажир күпсанлы җәрәхәтләр белән Бөгелмә хастаханәсенә озатылган. 


Фото: Госавтоинспекция Лениногорска.

 

 


Нет комментариев