Лениногорскида квадроциклларда балигъ булмаганнар арта гына бара
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида квадроциклларда балигъ булмаганнар арта гына бара

Квадроцикллар һәм питбайклар артында яшүсмерләрнең утыру очраклары ешрак теркәлә.

Бу хакта Лениногорск ДАИ бүлеге хәбәр итә.

Бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу гына түгел, ә иминлеккә  җитди куркыныч та:  транспорт белән 18 яшьтән һәм тиешле таныклык булганда гына идарә итәргә мөмкин.

Ешрак яшүсмерләр техниканы туганнарыннан ала һәм өлкәннәр контроленнән башка файдалана. Ата-аналар үзләре куркынычны бәяләп бетермиләр, диләр автоинспекторлар.

Дәүләт автоинспекциясе  үтенеч белән мөрәҗәгать итә: балага питбайк яки квадроцикл сатып алганчы уйланыгыз. «Мондый бүләкнең яхшы һәм кызыктыра торган икәнен  аңлыйбыз, әмма шунысы мөһим: балигъ булмаган бала өчен бу уенчык түгел, ә югары куркыныч чыганагы», – ди ДАИ.

 

фото: Лениногорск ДАИ


Нет комментариев