Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида юл һәлакәте: икесе дә исерек булган

3 ноябрьдә төн уртасында “Лада Приора” автомобилен йөртүче 1988 елгы ир, Лениногорск ягыннан Әлмәт юнәлешендә баргандагы тимер юл кичүендә тиешле тизлекне сакламыйча, шлагбаум янында туктап торган автомобильгә килеп бәрелә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. 


Шуннан соң ул үтеп баручы тепловозга килеп бәрелә һәм каршы якка юл читенә төшеп китә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә хастаханәсенә озатыла. Әлеге һәлакәтне китереп чыгаручы машина йөртүче Югары Чыршылы авылыннан,  беркайда да эшләми, машинага транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш утырган, исерек хәлдә булган. Икенче машинадагы 19 яшьлек егет – Лениногорскида, беркайда да эшләми, транспорт белән идарә итү хокукы юк, шулай ук исерек хәлдә булган, медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. 
Хәзерге вакытта аларның икесен дә җинаять җаваплылыгына тарту турында сорау хәл ителә. 

фото:лениногорск.16.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев