Лениногорскилы квадроциклда исерек килеш йөргән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы квадроциклда исерек килеш йөргән

Юл кагыйдәсен тупас бозу.

Лениногорскида ир-ат полициягә буйсынмыйча квадроциклда исерек килеш йөргән өчен штрафка тартылды, дип хәбәр итә Дәүләт автомобиль инспекциясе.

19 июнь кичендә Лениногорскида берәү законны тупас бозган: 1965 елгы ир-ат полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган һәм исерек хәлдә квадроцикл белән идарә иткән 

Хокук бозучы барлык хәлләрне ачыклау өчен полиция бүлегенә китерелгән. Аңа карата административ беркетмә төзелгән.  РФ КоАП 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча ( “полиция хезмәткәренең законлы боерыгына яки таләбенә буйсынмау”).

Әлеге фактны карау нәтиҗәләре буенча суд 2 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде.

ДАИ кисәтә: Транспорт белән исерек килеш идарә итәргә ярамый: бу машина йөртүченең үзенә, хәрәкәттә катнашучы башка кешеләргә һәм җәяүлеләргә куркыныч тудыра.

 

фото: архив Заман сулышы
 

 

 

 


Нет комментариев