Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Шөгер авылында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды

Имгәнү куркынычы арта.

Лениногорск районында (Шөгер авылында) авыр нәтиҗәләргә китергән юл‑транспорт һәлакәте булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Toyota Corolla автомобилен йөртүче «эндуро» тибындагы транспорт чарасына хәрәкәттә өстенлек бирмәгән. Мотоцикл руле артында 2010 елгы балигъ булмаган бала булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер җитди җәрәхәтләр ала: уң аягы сына һәм күпсанлы җәрәхәтләр ала. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә Бөгелмә үзәк район хастаханәсе озаталар.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга мөрәҗәгать итә: балаларның транспорт чаралары белән идарә итүен катгый контрольдә тотыгыз. Мототехника, питбайклар һәм эндуро уенчыклар түгел: алар белән идарә итү өчен күнекмәләр, хокуклар һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәк, ә имгәнү куркынычы бик югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев