Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт егет зыян күргән, берсенең гомере өзелгән

Татарстаның Яшел Үзән районында чит ил машинасы әйләнеп капланган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә төнлә М7 юлының 100нче чакрымында «Мазда» автомобиле белән идарә итүче 22 яшьлек егет тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан. Ул тимер-бетон коймага килеп бәрелгән һәм әйләнеп капланган», – дип сөйләделәр полициядә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинаның 22 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Машина йөртүчене һәм аның 22, 21 һәм 17 яшьләрдәге өч пассажирын хастаханәгә озатканнар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186113/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев