Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Яңа Шөгер авылы - 1нче скважина

Яңа Шөгер авылы - 1нче скважина
  • Тасвирлама:

    1 нче скважина - Татарстанда нефть чыгаручы беренче урын.

  • Адресы:

    ТР, Лениногорск районы, Шөгер авылы

Скважинаны бораулау 1941 елның 6 июнендә башлана. Ике елдан соң скважина нефть бирә башлый. Бораулау эшләре мастер Г.Х. Хәмидуллин бригадасы тарафыннан үткәрелә. Бөек Ватан сугышы елларына туры килү сәбәпле, хатын-кызларны да эшкә алалар, эшләренең иң авыры алар җилкәсенә төшә. Бүгенге көндә 35 мең тоннадан артык нефть чыгарылган. Скважина бүген дә эшли. Нефтьне беренче булып ачучылар истәлегенә скважина янында обелиск та урнаштырылган. Беренче стела 1981 елда куелган булса, 2015 елда, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгы уңаеннан мемориаль комплекс яңартылган. Бу урын - истәлекле урын булып тора. Ел саен «Татнефть» компаниясе ветераннары һәм кунаклары килеп «Өч буын очрашулары» оештырыла.