Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск шәһәрендә истәлекле урыннар

Лениногорск шәһәрендә Нефтьчеләр монументы, Нефть музее, Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мемориаль комплекс, Ротонда, Кара ротонда, Шөгер авылында урнашкан нефть музее һәм башка истәлекле урыннар күп.

Лениногорск шәһәрендә 30дан артык истәлекле урын исәпләнә. Аларның һәрберсе үзенчәлекле. 

Нефтьчеләр монументы - 1975 елда төзелгән. Лениногорск шәһәренең төп истәлекле урыннарның берсе булып тора. Аның биеклеге 33 метр. Монумент геологларның, быраулаучыларның, нефть чыгаручыларның һәм, гомумән, Татарстанның нефть тармагы башлангычында торган барлык кешеләрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштереп тора.

 Яңа Шөгер авылында урнашкан 1нче скважина – Татарстанда нефть чыгаручы беренче урын. Скважинаны бораулау 1941 елның 6 июнендә башлана. Ике елдан соң скважина нефть бирә башлый. Бораулау эшләре мастер Г.Х. Хәмидуллин бригадасы тарафыннан үткәрелә. Бөек Ватан сугышы елларына туры килү сәбәпле, хатын-кызларны да эшкә алалар, эшләренең иң авыры алар җилкәсенә төшә. Бүгенге көндә 35 мең тоннадан артык нефть чыгарылган. Скважина бүген дә эшли. Нефтьне беренче булып ачучылар истәлегенә скважина янында обелиск та урнаштырылган. Беренче стела 1981 елда куелган булса, 2015 елда, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгы уңаеннан мемориаль комплекс яңартылган. Бу урын - истәлекле урын булып тора. Ел саен «Татнефть» компаниясе ветераннары һәм кунаклары килеп «Өч буын очрашулары» оештырыла.

Тимәш авылында урнашкан 3нче скважинадан 1948 елның июлендә көненә 124 тонна чиста нефть чыгарыла башлый. 1946 елның июнь аенда Тимәш авылы мәйданында 3 нче скважинаның быраулау җайланмасын төзү турында карар кабул ителә. 1948 елның 31 маенда скважинаны казу тәмамлана. 1948 елның июлендә көненә 124 тонна чиста нефть чыгарыла башлый. Шулай итеп, Тимәш авылында чыгарылган нефть илебезнең сәнәгате үсешен билгели.

Шөгер авылында урнашкан нефть музее – Шөгер авылының нефть битум заводы урынында 2015 елда оешкан.  Майданы: территориясе 145 000 м2, биналары: 1 534 м2. 2021 елда Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча яңа экспозиция төзелә. Бүгенге көндә музей экспозицияләре түбәндәге юнәлешләрне чагылдыра: нефтьне борынгыдан бүгенге көнгә кадәр куллану, Шөгер нефть битумы заводы тарихы, нефть технологияләрен үстерү, нефть табылган җирле халыкның яшәү рәвеше һәм көнкүреше, «Татнефть» компаниясенең социаль җаваплылыгы. Нефть музее комплексы — республиканың тарихи-мәдәни истәлекле урыннары исемлегенә керде. 2021 елда музей Санкт–Петербургта Бөтенроссия корпоратив музейлар конкурсында тәкъдим ителде һәм профессиональ экспертларның иң югары бәясен алды. «Татнефть» ААҖ нефть музее Гран–прига лаек булды һәм илнең «Иң яхшы корпоратив музее» дип танылды.