Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Тимәш авылы Габдерәхим Утыз Имәни ис. мемориаль комплекс

Тимәш авылы Габдерәхим Утыз Имәни ис. мемориаль комплекс
  • Тасвирлама:

    Әлеге мәдәни-тарихи комплекс 2022 елда Тимәш авылында ачыла.

  • Адресы:

    ТР, Лениногорск районы, Тимәш авылы, Утыз Имән ур, 71а

Күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәнинең әтисе Госман шунда туган, соңрак галим үзе 1810 елдан алып вафат булганчыга кадәр – 1834 елга кадәр Тимәштә яшәгән, шунда җирләнгән. Утыз Имәнинең 100дән артык эше бар, безгә шуларның 60 исемдәгесе генә килеп җиткән. Әлеге мәдәни-тарихи комплекс район җитәкчелеге һәм Тимәш авылы халкы инициативасы буенча төзелгән, авыл халкы дигәндә бигрәк тә Айрат Габидуллинны аерым әйтәсе килә. Авылда шундый комплексны сафка бастырыйк дип, төрле инстанцияләргә йөрүче. Мәдәни-тарихи комплекс эчендә граниттан стелалар куелган, ул стелаларда Утыз Имәнинең биографиясе, эшләреннән өзекләр язылган. Шулай ук аскы терәк белән (подставкада) ачык китап монументы да урын алган. Ул үзенә күрә аерым матурлык биреп тора. Комплексның кырыйлары матур челтәрләп ясалган. Комплексның икенче өлешендә ял итү зонасы, спорт тренажерлары, чәчәкләр урыны - клумба һәм фонтан ясалган.