Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы

Шөгер авылы Нефть музее

Шөгер авылы Нефть музее
  • Тасвирлама:

    Музей Шөгер авылының нефть битум заводы урынында 2015 елда оешкан.

  • Адресы:

    ТР, Лениногорск районы, Шөгер авылы, Завод ур.,7

Майданы: территориясе 145 000 м2, биналары: 1 534 м2. 2021 елда Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча яңа экспозиция төзелә. Бүгенге көндә музей экспозицияләре түбәндәге юнәлешләрне чагылдыра: нефтьне борынгыдан бүгенге көнгә кадәр куллану, Шөгер нефть битумы заводы тарихы, нефть технологияләрен үстерү, нефть табылган җирле халыкның яшәү рәвеше һәм көнкүреше, «Татнефть» компаниясенең социаль җаваплылыгы. Нефть музее комплексы — республиканың тарихи-мәдәни истәлекле урыннары исемлегенә керде. 2021 елда музей Санкт–Петербургта Бөтенроссия корпоратив музейлар конкурсында тәкъдим ителде һәм профессиональ экспертларның иң югары бәясен алды. «Татнефть» ААҖ нефть музее Гран–прига лаек булды һәм илнең «Иң яхшы корпоратив музее» дип танылды.