Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Мәдәният объектлары

Лениногорскида нинди мәдәни объектлар бар? Лениногорскида концерт, бәйрәм чаралары кайда уза? Лениногорск шәһәрендә Мәдәният йорты кайда? Лениногорск ЗАГС бүлеге нинди урамда урнашкан? Лениногорскида Туган якны өйрәнү музеена ничек барырга?

Әлеге бүлектә Лениногорск Мәдәният сарае, Г.Тукай ис.үзәк китапханә, Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе, Туган якны өйрәнү музееның адресы, телефоннары язылган.

Лениногорск Мәдәният сарае — Лениногорск Мәдәният сараенда 440 урынга исәпләнгән зур тамаша залы, 2500дән артык сәхнә костюмы булган костюмнар залы, хореография коллективлары өчен 2 репетиция залы, кекушин каратэ дәресләре өчен спорт залы бар.

Лениногорск 3D–кинотеатры — Лениногорск Мәдәният сараеның икенче ягында урнашкан. 72 урынлы 3D форматында кино күрсәтү өчен кинозал. Ул төшке ашсыз һәм ялсыз эшли.  

Лениногорск ЗАГС бүлеге — 2015 елда Лениногорскида яңа ЗАГС бүлеге төзелә. Аны Бавариядә рококо стилендә төзелгән XIX гасыр короле Людвиг II Линдерхоф сараена охшатып төзиләр. Никахлашу сарае белән яшьләр үзәген төзү - Рәис Рөстәм Миңнеханов идеясе. Лениногорскига чираттагы эш сәфәре вакытында әлеге объектларны төзүне ул тәкъдим итә.

Лениногорск Туган якны өйрәнү музее — 1987 елга кадәр иҗтимагый музей була. 1987 елның декабрендә аңа гомумшәһәр музее исеме бирелә. Музей сугыш һәм хезмәт ветераннары инициативасы белән төзелә. Музейның беренче директоры – шәһәр Ветераннар советына нигез салган Кыям Галләмов. Музейда өч даими экспозиция эшли: этнография, Хәтер залы, XIX гасыр. Күргәзмәләр залында ай саен яңа күргәзмәләр күрсәтелә.

Лениногорск Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә — 1957 елның 16 гыйнварында яшьләр тулай торагы бинасында 1 нче шәһәр китапханәсе ачыла. 1977 елда ул массакүләм китапханәләр челтәрен җитәкли һәм «үзәк» статусын ала.

Лениногорск Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсе —  1956 елда ачыла. Китапханә төрле россиякүләм, республика һәм муниципаль конкурсларда актив катнашып килә.