Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск мәдәнияте

Әлеге бүлектә Лениногорск Мәдәният сарае, Лениногорск ЗАГС бүлеге, Лениногорск 3D–кинотеатры, Лениногорск Туган якны өйрәнү музее, Лениногорск Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә, Лениногорск Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсенең адресы, эш сәгате, телефоны язылган.

1964 елның 1 февралендә И. Калинин исемендәге Мәдәният йорты ачыла. 1971 елда исеме Техника йортына, ә 1997 елда Мәдәният сарае дип үзгәртелә. Мәдәният йорты шәһәрнең һәм районның төп сәхнәсенә әверелә, биредә концертлар, театр куелышы, социаль әһәмиятле чаралар уза. Мәдәният сарае шактый күренекле сәхнә артистларын үстерде.

2024 елда шәһәрнең төп мәдәният учагы үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте. Мәдәният сараена 2015 елда капиталь ремонт ясалды. Мәдәният сараеның гомуми мәйданы 3106 кв. м. Мәдәният сараенда 10га якын фольклор ансамбльләре һәм коллективлары эшли.   

Ике залы – 440 урынлык тамаша залы һәм 72 урынлык 3D кинотеатр залы, шулай ук 2500дән артык сәхнә костюмы булган костюмнар бүлмәсе, хореография коллективлары өчен 2 репетиция залы, кекушин каратэ дәресләре өчен спорт залы бар. Ветераннарның «Надежда» халык хоры, мордва халкының «Эрзянка» һәм чуваш халкының «Шура хуран» халык фольклор коллективлары, «Сүнмәс ялкын» һәм «Чишмә» вокаль ансамбльләре, «Барби» вокал студиясе, Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры, «Талант» вокал студиясе, «Браво" сәнгатьле сүз студиясе актив эшләп килә.