Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск парклары

Лениногорск шәһәрендә нинди парклар бар? Лениногорск шәһәрендә «Юбилейный» паркын ничек табарга? Лениногорск шәһәрендә ничә парк? Лениногорск шәһәре «Мэхэббэт» паркы еракмы?

Лениногорск шәһәрендә бишкә якын парк бар. Алар - «Юбилейный», «Мэхэббэт», «М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы», «Скейт-парк», «Яшьлек» (хәзерге вакытта анда реконструкция эшләре бара).

Лениногорск Юбилейный паркы — Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркы Тукай урамы белән Чайковский урамы киселешкән урында урнашкан. 

Лениногорск М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы — Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы 1956 елда ачылган. Аның территориясендә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең спорт объектлары, Ротонда, Кара ротонда, балалар өчен мәйданчыклар, ял итү урыннары урнашкан. Паркның урман территориясенә якынлашканда Максим Горький һәйкәле тора.

Лениногорск Мэхэббэт паркы — Лениногорскиның «Мәхәббәт»паркы 2007 елда ачыла, мәйданы - 4,71 гектар. Парк территориясендә декоратив күперләр, балалар мәйданчыгы, сулык һәм «Ак Барс» фонтаны урнашкан. 

Лениногорск Скейт-паркы — Әлеге Скейт-парк 2013 елда иң беренчеләрдән булып Лениногорск шәһәрендә барлыкка килә. 

Лениногорск Яшьлек паркы —  паркка 2015 елда нигез салына. 2023 елда паркка бер тапкыр реконструкция ясала, 2024 елда дәвам итә. Бүгенге көндә паркта реконструкция эшләре гөрли, самокатта йөрү өчен памп-трек әзер, чишмә төзекләндерелә, баганада утлар куелган, брусчатка җәелгән һ.б.