Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск спорт секцияләре

Лениногорскида нинди спорт секцияләре бар? Лениногорск спорт секцияләре ничәгә кадәр эшли? Әлеге бүлектә Лениногорск шәһәренең 1нче спорт мәктәбе, Лениногорск шахмат мәктәбе, Лениногорск «Олимпия резервы» спорт мәктәбе һәм башкаларның адресы, телефоны, эш сәгате турында мәгълүмат таба аласыз.

Лениногорск шәһәрендә 18гә якын спорт түгәрәге эшли. Мәсәлән, шахмат мәктәбе - 2 нче спорт мәктәбе, 1нче спорт мәктәбе, 3 нче комплекслы спорт мәктәбе,  "Олимпия резервы" спорт мәктәбе, "Юность" спорткомплексы,  FC KATANA клубыБокс һәм башкалар. 

Лениногорск Нефтьче боз сарае — 1 нче кат ясалма боз белән ябык шугалактан тора, ул хоккей һәм фигуралы шуу буенча уку–күнекмә дәресләре һәм ярышлардан буш вакытта бозда массакүләм шуулар оештыру өчен билгеләнгән. Бинада 4 киенү бүлмәсе бар, һәркайсы душ һәм санузеллар белән җиһазландырылган. Кием киптерү өчен бүлмәләр бар. Конькиларны прокатка бирү каралган.

Лениногорск шахмат мәктәбе — дәресләрне 6 тренер–укытучы үткәрә. Шахмат мәктәбенә йөрүче балалар төрле дәрәҗәдәге – мәктәпкүләм, шәһәр, республикакүләм, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша һәм призлы урыннар,  җиңүләр яулый.

Лениногорск комплекслы спорт мәктәбе №3 — мәктәптә балаларны грек-рим көрәшенә, милли көрәшкә, бокска, картинг автомобиль спортына өйрәтәләр. Ел саен әлеге мәктәптә традиция буенча Советлар Союзы Герое И. А. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры, традицион беренчелек, картинг буенча ТР Көньяк-Көнчыгыш кубогына ярышлар үткәрелә. Мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге – мәктәпкүләм, шәһәркүләм, республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый.