Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Лениногорск – спорт шәһәре

Лениногорск шәһәрендә нинди спорт объектлары эшли? Лениногорск шәһәрендә нинди спорт командалары бар? Әлеге бүлектә Лениногорск шәһәренең спорт объектлары, мәсәлән: Нефтьче боз сарае, Юность спорткомплексы, Олимпия резервы спорт мәктәбе һәм башкаларның эш сәгате, адресы, телефонын белә аласыз.

Лениногорск шәһәрендә 1973 елда беренче трамплин төзелә. 1975 елда чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 1987 елда "Олимпия резервы" спорт мәктәбе ачыла. 1994 елда чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча Федерация барлыкка килә. Аны Әнәс Кавый улы Вәлиев җитәкли.

Лениногорскида спорт объекларына «Нефтьче» боз сарае, «Юность» спорткомплексы, «Олимпия резервы» спорт мәктәбе, «Юбилейный» бассейны һәм башкалар керә. Спорт командаларына килсәк, Лениногорскида яшь аермасы буенча берничә хоккей командасы бар. Мәсәлән, «Нефтяник» хоккей командалары.