Лениногорск спорт командалары
Әлеге бүлектә Лениногорскида яшь категориясе буенча «Нефтяник» хоккей командасы турында белә аласыз. Лениногорскида бишкә якын «Нефтяник» командасы бар. Һәр команда да үз яшь категориясендә булган егетләр уйный.
-
Лениногорск Нефтяник хоккей командасы (2006 - 2007 елгы егетләр)
Сайт: https://fhrt.ru/team/roster/205/15
-
Лениногорск Нефтяник хоккей командасы (2009 елгы егетләр)
Сайт: https://fhrt.ru/team/roster/333/15
-
Лениногорск Нефтяник хоккей командасы (2011 елгы егетләр)
Сайт: https://fhrt.ru/team/roster/437/15
-
Лениногорск Нефтяник хоккей командасы (2012 елгы егетләр)
Сайт: https://fhrt.ru/team/roster/464/15
-
Лениногорск Нефтяник хоккей командасы (2013 елгы егетләр)
Сайт: https://fhrt.ru/team/roster/528/15
Лениногорскида «Нефтяник» хоккей клубы 1961 елда барлыкка килгән. «Труд» ДСО өлкә Советы Беренчелегендә чыгыш ясаган. 1965 елда «Нефтяник» хоккей командасын Мәскәү шәһәреннән килгән Николай Кожин җитәкләгән.
«Нефтяник» командасы ДСО өлкә Советы Беренчелеге чемпионы, 1968 елның гыйнварында Татарстан чемпионы, Россия чемпионы булып «Б» классында РСФСР беренчелегенә чыкан.
1968-1982 елларда команда РСФСР беренчелегендә уйнаган, 1976-1977 елгы ярышларда бронза медаль яулаган. 1982 елда «Б» классы ябылгач, «Нефтяник» хоккей командасы Татарстан беренчелегендә уйнап, дүрт тапкыр республика чемпионы булган һәм өч тапкыр Кубок откан.
1995-1996 елларда команда Белгород шәһәрендә КФК арасында Россия беренчелегендә катнашкан, икенче урынны алып, беренче лигада уйнарга хокук алган.
1998-1999 елларда «Нефтяник» командасы «Восток» дивизионының югары лигасында уйнап, икенче урынны яулаган һәм суперлигага чыгу хокукын алу өчен күчеш турнирга эләккән, анда дүртенче урынны алган.
2001-2002 елларда команданы «Көнбатыш» дивизионга күчергәннәр, анда ул тугызынчы урынны, 2002-2003-өченче урын һәм суперлигага чыгу хокукы өчен финал турнирында алтынчы урынны алган. Алдагы өч елда «Нефтяник» командасы плей-оффка эләккән. 2006-2007 елларда тугызынчы урыннарны яулаган. 2008-2009 еллардан соң «Нефтяник» командасы таралган.
2024 елда Лениногорскида 5кә якын «Нефтяник» хоккей командасы эшләп килә. Болар – 2006–2007 елгы «Нефтяник» хоккей командасы, 2009 елгы «Нефтяник» хоккей командасы, 2011 елгы «Нефтяник» хоккей командасы, 2012 елгы «Нефтяник» хоккей командасы, 2013 елгы «Нефтяник» хоккей командасы.
Балалар арасында да хоккей иң яраткан спорт төре, уены булган. Лениногорскиның «Чайка» балалар хоккей командасы ТАССРның хоккей буенча беренчелегендә алтын медалҗләр яулаган. 1980 елда СССР чемпионы булган. 1981 елда «Золотая шайба» клубының көмеш призеры булган.